Городская библиотека - филиал № 1

"Тормыш көзе җылы булсын"

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтергә мөмкинлек бирә.

Чара башында китапханәче катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Өлкән буын кешеләренә карата бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Мавыктыргыч викториналар кичнең аерылгысыз өлеше булды. Кичә музыкаль әсәрләр һәм шигырьләр белән тулы иде.

Чарага «Яшь белән гармониядә»китап күргәзмәсе әзерләнгән.

Очрашу чәй эчү белән тәмамланды, анда кунаклар рәхәтләнеп аралаштылар, яраткан җырларын җырладылар һәм яшьлек елларын искә төшерделәр.