«Батырлыкның иң югары ноктасы»
"Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы" кадетлары белән Пушкин картасы проекты кысаларында «Батырлык биеклеге» исемле Брейн - ринг узды.
Тапкырлыкта һәм кыюлыкта, логик фикер йөртә һәм тиз карар кабул итә белүдә өлкән сыйныф укучыларының ике командасы көч сынашты. Уенда тарихи һәм мавыктыргыч сораулар, шулай ук зирәклек, логика таләп итә торган берничә тур бар иде.Ахырда брейн-ринг җиңүчеләре билгеләнде. Барлык командалар да грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.