«Ялчыголның тарихи мирасы»
Таҗетдин Ялчыголның тормышына һәм иҗатына багышланган «Ялчыголның тарихи мирасы» дип аталган китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.Таҗетдин Ялчыгол – татар дин әһеле, тарихчы, язучы, абызлар хәрәкәте юлбашчыларының берсе.Әдипнең тормыш юлы турында хәбәр аз. Кайда туганлыгы ачык билгеле түгел.
Таҗетдин Ялчыгол якынча 1768 нче елның октябрендә, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, «Әй һәм Арша елгалары арасындагы Курмаш – елга авылында» дөньяга килә.