Городская библиотека - филиал № 1

«Бердәм билет»

2017 елдан Татарстанның дәүләт һәм муниципаль китапханәләре эшне электрон формада алып баруга күчтеләр. Китап укучылар республика территориясендә гамәлдә булган бердәм билет ала башлады. Билет пластик картаны хәтерләтә. Ул бердәм үрнәктә эшләнгән һәм аңа шәхси штрих-код кертелгән. Мондый ысул укучыларның мәгълүмати ресурсларга бернинди тоткарлыксыз керүен тәэмин итәчәк.