«Периодика»Планетасы»
Безнең китапханә журналлар һәм газеталарны популярлаштыруга багышланган пресс - күзәтү үткәрде.Мәгълүмати технологияләр чорында кешеләр еш кына Интернет челтәренә мөрәҗәгать итәләр, вакытлы матбугат кебек чыганакларның барлыгын оныталар.Китапханәче катнашучыларга периодик басмаларның нәрсә икәнлеге, китаплардан ничек аерылып торулары турында сөйләде. Барлык теләүчеләр өчен газета-журналларга күзәтү үткәрелде.
Оештырылган «периодика планетасы» күргәзмәсендә журнал яңалыклары тәкъдим ителде. Укучыларыбызга «1000 киңәш», «Кышкы чия», «Гаилә учагы»журналларына ихтыяҗ зур.