Городская библиотека - филиал № 1

«Югары исем әти»

Әтиләр көне-Россия Федерациясе Президентының «Гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата-ананың әһәмиятен арттыру максатларында»указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән мөһим гаилә бәйрәме. Аны бәйрәм итү датасы октябрьнең өченче якшәмбесе.

1нче филиал - шәһәр китапханәсе күргәзмә- сөйләшү әзерләде.Күргәзмәдә нәфис әдәбият, шулай ук төзелеш, агач, спорт мавыгулары һ. б. буенча китап басмалары тәкъдим ителде.Яхшы әти булу-кеше тормышында иң җаваплы һәм кирәкле эш.Барысын да мәхәббәт һәм сабырлык белән өйрәтергә, сөйләргә, сакларга, аңлатырга һәм эшләргә — моны әти генә эшли ала. Барлык әтиләрне дә котлыйбыз, алар белән горурланабыз һәм бары тик бәхет һәм сәламәтлек телибез!