«Театр – халкыбызың көзгесе»
1нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары белән театр тарихы турында тематик сәгать үткәрелде.Татар театры сәнгатенең бай тарихы,матур традицияләре бар.Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә.Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа.Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында,сабантуй кебек бәйрәмнәрдә күренә.Заманнар үтү белән,билгеле бер тарихи шартларга бәйле рәвештә,профессиональ театр мәйданга килә.