Городская библиотека - филиал № 1

«Ана мәхәббәте»

Әниләр көне алдыннан  «Үзеңә шатлык бүләк ит» клубында катнашучылар өчен библиошоу үткәрелде.Бөтен программа дәвамында әниләр турында иң җылы, назлы сүзләр яңгырады.«Дөньяда иң якын кеше» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда әниләр турында китаплар, бөек кешеләрнең әниләре турында әйтемнәре урнаштырылды. Матур презентация бәйрәм кәефе тудырды.Чара ахырында дулкынландыргыч шигырьләр укыдылар һәм әниләр турында җырлар җырладылар.9-нчы микрорайон СТОС рәисе Шәрипова Гөлнара Дафир кызы барлык клуб әгъзаларын бәйрәм белән котларга килгән иде.