Городская библиотека - филиал № 1

«Пушкин картасы»

2021 елның 1 сентябреннән Россия территориясендә яшьләр өчен «Пушкин картасы»мәдәни программасы эшли башлады.Яшьләр арасында мәдәниятне алга этәрү һәм популярлаштыру максатыннан, бу уникаль программа турында 16 нче мәктәпнең 9 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде.Программада катнашучыларга өч мең сумлык махсус банк картасы биреләчәк. Бу акчаны ел дәвамында мәдәни чараларга керү өчен сарыф итәргә мөмкин булачак. Музейларга, театрларга һәм концерт залларына бару өчен билетларга гына тотарга була. Мәдәни чараларның исемлеге Рro.культура.рф порталында урнаштырылачак.Бүгенге көндә Татарстанда әлеге программага мәдәният өлкәсенең 68 оешмасы, шул исәптән 16 театр, 21 музей һәм галерея, 11 мәдәният сарае һәм клублар, 6 концерт мәйданчыгы, 1 цирк һәм 13 мәдәни учреждение кушылган.