«Пушкин картасы»
1 сентябрьдән Россиядә «Пушкин картасы» программасы гамәлгә керде. Бу программа турында шәһәрәбезнең Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең 8,9 сыйныф укучылары өчен мәгълүмат бирелде.Программада катнашучыларга өч мең сумлык махсус банк картасы биреләчәк. Бу акчаны ел дәвамында мәдәни чараларга керү өчен сарыф итәргә мөмкин булачак.Музейларга, театрларга һәм концерт залларына бару өчен билетларга гына тотарга була. Мәдәни чараларның исемлеге Рro.культура.рф порталында урнаштырылачак.Бүгенге көндә Татарстанда әлеге программага мәдәният өлкәсенең 68 оешмасы, шул исәптән 16 театр, 21 музей һәм галерея, 11 мәдәният сарае һәм клублар, 6 концерт мәйданчыгы, 1 цирк һәм 13 мәдәни учреждение кушылган