«Достоевский. Тормыш һәм язмыш»
Ял көне клубы кысаларында бөек рус язучысы, публицист һәм фикер иясе Ф.М. Достоевский тууына 200 ел тулуга багышланган электрон презентация күрсәтелде. Очрашуда катнашучылар Федор Михайловичның китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр,кызыклы мәгълүмат алдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Түбән Кама шагыйре Дмитрий Филиппов чара барышында язучыга багышлап шигырь язды һәм аны укыды.