Заһир Садыйков
Заһир Сәгыйрь улы Садыйков 1951 нче елда Азнакай районының Моратовка авылында туган. Ул кечкенә чакта аларның гаиләсе Ютазы районының Бәйрәкә авылына күченеп килә. Заһир Бәйрәкә урта мәктәбен тәмамлый. Аннан соң Казан медицина институтында белем ала. Хезмәт юлын Казан шәһәренең 7 нче больницасында врач-терапевт булып башлый. Соңыннан 15 ел дәвамында Казанның Точмаш заводы медсанчастенда баш врач булып эшли. 1999 нчы елның 3 нче августында 47 яшендә кинәт вафат була.
Заһир Садыйковның беренче әсәре “Ялгышсыз язмыш” повесте “Идел” альманахының 1979 нчы ел 11 нче санында дөнъя күрә. Соңрак ул сатирик хикәяләр язу остасы буларак таныла. Шул ук “Идел” альманахының 1985 нче ел 17 нче санында “Җиде кияү турында хикәят”, 1986 нчы елның 18 нче санында “Хатын сайлау турында хикәят”, “Казан утлары” журналының 1986 нчы ел 7 нче санында “Тавык боты” исемле сатирик хикәяләре басылып чыкты. Ж урналның шушы ук санында бу хикәягә олуг әдибебез Гомәр Бәширов рецензия бирә. Ул үзенең мәкаләсендә Заһирның кимчелекләрен күрсәтү белән беррәттән, аны иҗтимагый әһәмияте зур булган, җитди темаларга алынучы, үткен сүзле, кыю, зур өметләр вәгъдә итүче яшь язучы дип атый. Заһир Казанда уку һәм эшләү дәверендә бик күп иҗат кешеләре белән аралаша. Шулар арасыннан мәшһүр җырчыбыз Хәйдәр Бигичев аның якын дусты иде, шулай ук халкыбызның моңлы сандугачы Сара апа Садыйкова белән дә ул якыннан аралашып яшәде. Сара Садыйкованың “Җидегән чишмә” дип аталган җырлар җыентыгында Заһир Садыйков сүзләренә язылган ике җыр бар. Бу җырлар белән танышканнан соң без аның өметле язучы гына түгел, өметле шагыйрь дә булган икәнен раслый алабыз. Бу җырларны халкыбыз Хәйдәр Бигичев башкаруында ишетте.
Заһир Садыйковның бастырылмаган әсәрләре дә булырга тиеш. Аның архивы Казанда гаиләсендә саклана.
Мин ышанам, инде булмас сугыш
Заһир Садыйков сүзләре
Сара Садыйкова музыкасы
Мин ышанам, инде булмас сугыш,
Аткан укка калкан табылыр.
Аналарның түккән күз яшьләре
Ялкын булып җирдә кабыныр
Изге ташкын булып агылыр.
Онытканнар сугыш козгыннары –
Көрәшчеләр бит без тумыштан.
Хакыйкатьне алар аңламыйлар,
Сугыш көчле түгел тормыштан,
Тормыш мәңге көчле сугыштан.
Онытмабыз миллион гомерләрнең
Васыятен соңгы сулышта.
Яңа көчләр баса безнең сафка,
Нигез булып тыныч тормышка:
Юл куелмас бүтән сугышка!
Мин ышанам, инде сугыш булмас,
Йолдызларда туплар шартламас.
Без яшәгән изге җиребездә
Көрәшчеләр сафы какшамас,
Шат кояшны төтен капламас!