Мусагит Мустафин
Мөсәгыйть Мостафин 1909 нчы елның 25 нче сентябрендә Бәйрәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән әнисеннән ятим кала. 1927 нче елның язында Бәйрәкә мәктәбенең җиде классын тәмамлап Казанга килә, рабфакта укый.
Мостафин яшьтән үк әдәбият белән кызыксына. Аның беренче хикәяләре Ютазы район газетасында басыла. 1931 нче елда беренче китабы – “Очрашу” исемле хикәяләр җыентыгы дөнъя күрә. Беренче китабында ук яшь язучының әдәби осталыгы ачык күренә. 1932 нче елда аның “Тыңлыйсыңмы, кардәш?” дигән икенче китабы басылып чыга. Шул ук елны балалар өчен “Үсү” китабы басыла.
Мөсәгыйть Мостафинның хикәяләре әдәби эшләнеше ягыннан аерылып торалар. Аның геройлары – гади хезмәт кешеләре, алар яңа тормыш кору өчен тырышып эшлиләр. Дөрес, аларның кайберләрендә искелек калдыклары да бетеп җитмәгән. ( “Кызару” хикәясе). Яшь авторның хикәяләрендә искелек белән яңалыкның көрәше чагыла. (“Тыңлыйсыңмы, кардәш?” хикәясе, беренче саф мәхәббәт чаткылары да күңелгә ятышлы итеп бирелә (“Карлыган бакчасы” хикәясе).
1931 нче елда М.Мостафин “Кызыл яшьләр” газетасында эшли һәм шул ук елның көзендә Ленинград тарих-лингвистика институтына укырга керә.
1941 нче елның 8 нче августында үзе теләп сугышка китә һәм анда артиллерия взводы белән командалык итә. М.Мостафин фронтта вакытта да язу эшен дәвам итә, фронт тормышын чагылдырган әсәрләрен бастыра. Талантлы язучының гомере вакытсыз өзелә, ул 1941 нче елның6 нчы декабрендә һәлак була.
Мостафинның исеме Татарстан Язучылар союзы бинасына куелган мемориаль тактага язылды.
Очрашу: (Хикәяләр җыентыгы).—Казан: Татгосиздат, 1931.—64 б. 5000.
Үсү: Хикәя. (Үсмер балалар өчен).—Казан: Татиздат, 1931.—36 б. 6000.
Тыңлыйсыңмы, кордаш: Хикәяләр, нәсерләр.— Казан 63 б. 5000.