Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Ватан улларына багышланган китаплар.

 Бөек Ватан сугышы елларындагы балаларның тормышын, җиңүгә керткән өлешләрен сурәтләп язган китаплар бихисап. Акбаш китапханәсендә15 майда үткән китапханә дәресендә, түгәрәккә йөрүче укучылар белән,  әлеге темага тукталдык.
         Сугыш барганда Совет солдатларына дошманны җиңәргә ярдәм иткән  малай турында А.Твардовскийның "Рассказ танкиста" шигырен укып, пионерларның билгесез солдатка җибәргән посылкасы турында С.Михалковның "Посылка" шигыреннән, полк улы булып киткән Ваня Солнцев турында  В.Катаевның шул исемдәге әсәреннән өзек укып белдек. Дивардагы мәгълумат та укучылар өчен  файдалы булды - сугыш турында алган яңалыкларын бик теләп уртаклаштылар. Дәрес ахырында тәкъдим ителгән, авылдаш тыл хезмәтчәннәренә багышлап төзелгән альбом,  шулай ук зур кызыксыну уятты аларда - һәр битендәге исемне укып, бүләкләрен санап карадылар.
         Дәрес укучыларда Ватанны яклап сугышкан малайлар-кызлар өчен горурлану хисе тәрбияләр, китап
укуга кызыксынуларын арттырыр дип ышанасы килә.