Казан театрлары.
“2019 ел - театр елы” темасы буенча эшне дәвам итеп, Акбаш авыл китапханәчесе 19 февральдә балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга Казан театрлары турында сөйләде. “Әкият” курчак театры бинасы чыннан да тылсымлы бинага охшаган! Анда барып берәр тамаша күреп кайту нинди зур бәхет булыр иде! Балаларга бинаның кыскача тарихын сөйләп, тамаша залларын, артистларның төрле куелышлардан фотосурәтләрен күрсәттек. Яңадан балалар үзләрен курчакларны уйнатучылар итеп “Чуар тавык” әкиятендә сынап карадылар. Бер дә җиңел эш түгел икән! Ә иң кечкенәләргә курчакларны кулга киеп карау да нинди сөенеч китерде!