“Иң яхшыларын укырга вакыт”
6 мартта Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче кечкенә балалар һәм укучылар төркемнәре “Иң яхшыларын укырга вакыт” исемле республикакүләм акциясендә катнашып, балалар шагыйре Шәүкәт Галиев иҗаты белән якыннан таныштылар. Китапханәче балаларга шагыйрьнең кечкенәдән үк тырыш булуы турында сөйләде, ә кечкенәләр Шәүкәт абыйның шигырьләрен яттан сөйләп күрсәттеләр, шук малай Шәвәли белән таныштылар. Шагыйрьнең беренче басылган “Камырша” китабын бергәләп укыгач, шигырьдәге ялкау малай кебек кешеләр алдында оятка калмас өчен, кечкенәдән эшләп үсәргә кирәклегенә кабат ышандылар. Укучылар белән “Шәвәли шуклыгы” исемле китабыннан шигырьләр укыдылар.