Матурлыкка бай ул безнең заман
Матурлыкка бай ул безнең заман
Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” повестен белмәгән, “Матурлык”, “Кем җырлады” хикәяләре белән таныш булмаган кеше өлкән һәм урта буын вәкилләре арасында юктыр. 2 мартта татар җәмәгатьчелеге танылган татар әдибенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Акбаш авыл китапханәсендә дә язучының туган ягы – Башкортстан Республикасы Благовар районы үзәк китапханәсе башлаган “Еникине укыйбыз” регионара акциясе кысаларында “Матурлыкка бай ул безнең заман” исемле китап укучылар конференциясе үтте. Язучының ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтне нинди юллар белән ачуын, ана хакы, ана васыяте, балаларның ата-аналар алдындагы бурычы турында катнашучылар чын күңелдән сөйләштеләр.
-Бу тема кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яши, ләкин соңгы елларда әлеге мәсьәлә кискенләште, тискәре вакыйгалар кешеләрнең күңелләрен тупасландырды. Язучы боларны 1965 нче елда ук искәрткән, – дип ,“Әйтелмәгән васыять” әсәрендә күтәрелгән проблемалар турында сөйләде Хөснетдинова Нәфисә апа.
“Матурлык” хикәясенең төп герое Бәдретдингә әнисенең дөрес тәрбия бирә алуы, яман авыру нәтиҗәсендә тышкы матурлыгын югалткан әнисенең улы өчен иң матур ана булуы, аның эчке дөньясының матурлыгын күрә белүе турында Вәлиәхмәтова Дания апа тирән хис белән сөйләде. Әсәрдән укылган өзекләр күңелләрне тетрәндереп алды.
Иң яшь катнашучыбыз – Тимербаева Разалия Ә.Еникинең “Кем җырлады?” хикәясен сәнгатьле итеп укып күрсәтте.
Нигъмәтҗанова Нурия апа Әмирхан Еники сүзенең үтемле, теленең затлы булуын ассызыклап әйтелгән Рәдиф Гаташ, Нурлан Ганиев кебек каләм ияләрененең фикерләрен укып үтте.
Конференциядә катнашучылар әдипнең әсәрләрен кабат уку нияте белән таралыштылар.