Г.Х.Андерсен әкиятләре.
20 февральдә Акбаш авыл китапханәсендә үткән “Кызыклы уку” түгәрәге Андерсен иҗатын өйрәнүгә багышланды. Укучылар әкиятченең чын принцессаларны ничек сынап булганын, кеченә кызчыкны ничек коткаруын инде беләләр икән. Ә менә “Огиво” әкияте берсенә дә таныш булмады. Китапны кулдан - кулга күчереп, бик кызыксынып укыдылар балалар аны. Башта этләрнең күзләренә шаккаттылар, яңадан солдат егетне җәзалау белән килешмәделәр, ә ахырдан патша белән патшабикәне кызгандылар. Күңелләрдә туган хисләр башка әкиятләр белән дә танышу теләге уятты. Алары инде башка дәресләрдә.
Бүгенге очрашуда А.Алиш премиясе лауреатларына да тукталып үттек. Укучылар белән Р.Миннуллинның “Мин мактанчык түгел” китабыннан шигырьләр укыдык. Алмаз Гыймадиевның “Телефонлы кәҗә” китабы да кызыктырып алды. Китапка исем биргән хикәяне дә укып чыктык.