“Әтәчкәй” эше.
Кул эшләре түгәрәге утырышы. “Әтәчкәй” эше.
11 февральдә Акбаш китапханәсенең кул эшләре түгәрәгенә йөрүчеләр үзләренең чираттагы осталыклары белән уртаклашырга җыелдылар. Өстәлдә аларның нинди генә кул эшләре юк! Узган дәрестә үк кызыккан “Әтәчкәй” эшенә бик тә өйрәнәселәре килеп килделәр алар бүген. Остазыбыз Сөембикә апа бик теләп әлеге эшнең нечкәлекләрен сөйләде, бәйләү серләренә төшендерде.
Китапханәче түгәрәккә йөрүчеләрне 2 мартта 110 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк язучы Әмирхан Еникинең иҗатына багышлап үткәрелә торган акциядә катнашырга чакырды, язучының китапларын бирде.