Тукай иленә сәяхәт
26 апрельдә халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.
27 ел гомеренең 8 елын ул иҗатка багышлаган. Шулай булса да, Тукай гаять зур, бәяләп бетермәслек рухи байлык калдырган: 400 шигырь, 9 поэма , 350 хикәя һәм очерк.
26 апрельдә Акбаш авылы китапханәсендә "Тукай иленә сәяхәт" исемле әдәби сәгать үтте. Бөек шәгыйрьнең балачагы турындагы мәгълүматны укучылар презентация аша исләренә төшерделәр. Аннары тормыш юлы һәм иҗаты буенча китапхәнәче әзерләгән сорауларга җавап бирделәр. "Рәсемле шигырь", "Апуш юлы" исемле биремнәрне чишеп , кроссворд сорауларына җавап эзләделәр. Шагыйрьнең мәсәлләрен укыдылар.