Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Каллиграфия - матур язу дөньясы

Без бүген компьютер, төрледән- төрле гаджетлар, Интернет заманында яшибез; хат- хәбәрләрне басма хәрефләр белән җыябыз, электрон почта аша юллыйбыз, телефонда смс ярдәмендә аралашабыз. Мондый мөмкинлекләр булганда кулдан язу кунекмәләрен үстерергә кирәк микән соң?
Әлеге сорауга җавап бирергә календарьда Каллиграфия көне бар. Акбаш авылы китапханәсендә укучылар белән бу көнне билгеләп үтәргә һәм матур язу күнекмәләрен  үстерергә дип җыелдык. 
Китапхәнәче төрле чорларда, төрле илләрдә сакланган матур язу үрнәкләрен күрсәтеп үтте.  1964 елда СССР мәктәпләрендә укучыларның язуларына булган таләпләрне искә алды. 
Язуга карап кешенең холкын билгеләп булуын искәртте. 
Укучылар белән каллиграфия күнегүләре эшләдек, җитешсез якларны ачыкладык, кеше организмы өчен әлеге күнегүләрнең файдасы турында фикер алыштык.
Нәтиҗәдә язуыбызның матурлыгы, камиллеге безнең эчке дөньябызның бик тә әһәмиятле күрсәткече булуын аңладык. Дәресләрдә матур язарга тырышу максаты куйдык.