«Икмәк -зур байлык»
19 октябрьдә Акбаш авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән төп ризыгыбыз, табын күрке , тормыш яме булган икмәк турында танып белү сәгате үткәрдек. Китапханәче балаларны күпереп бешкән икмәк белән каршы алды. Танып белү сәгате барышында кешеләрнең икмәккә мөнәсәбәте турында сөйләштек, борынгыдан килгән матур гадәтләрне искә алдык. Икмәк, икмәк үстрүчеләр турында мәкальләр җыйдык, табышмаклар чиштек, күптөрле камыр ризыкларын санап үттек. Укучылар Н.Некрасовның 2 шигырен укыдылар, А.Платоновның “Сухой хлеб” хикәясеннән гыйбрәтле өзек тыңладылар.
Танып белү сәгатен сыйлы чәй табынында тәмамладык.