Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

"Авырткан җиребез"

13 октябрьдә Акбаш авылы китапханәсендә махсус хәрби операциягә багышланган  «Авырткан җиребез» исемле мәгълүмат сәгате үтте.  Укучыларыбызны китапханәгә килүче  газета битләрендә басылган материаллар белән таныштырдык. Фикер алышу вакытында авыл хуҗалыгыннан, сәнәгать оешмаларыннан мобилизациягә эләгүчеләр турында, нинди категория гажданнарның бүгенге көндә хәрби бурычны үтәүдән азат ителүе хакында, якташларыбызга ярдәм йөзеннән оештырыла торган акцияләр турында сорауларга тукталдык. Әңгәмәдә катнашкан  хатын-кызларыбыз өчен психологик киңәшләр, авырлыклар туганда гаиләдә әни кешенең роле турындагы файдалы фикерләр белән дә уртаклаштык.