Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез».

25 августта Акбаш авылы китапханәсе укучылары җәлилчеләрне искә алу чарасына  җыелдылар. Китапханәче 1944 елның бу көнендә  җәлилчеләрне соңгы юлга - палач балтасы астына алып бару вакыйгаларын искә төшерде. Усман мулланың тоткыннарның соңгы минутларында кичергән хисләре турындагы истәлекләре белән таныштырды. Китап укучылар батырларның фотосурәтләрен күрделәр, "Җәлилчеләр" китабы белән эшләделәр. Чара ахырында "Приговоренные к бессмертию" фильмын карадылар.