Тезим әле шигырь гәрәбәмне...
Танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ премиясе лауреаты Сания Әхмәтҗанова 20 апрельдә күркәм юбилеен — 60 яшь тулуны билгеләп үтте. 23 апрельдә Акбаш авылы китапханәсендә юбилярның иҗатына багышланган «Тезим әле шигырь гәрәбәмне» исемле шигъри сәгать үтте. Чарага килүчеләргә китапханәче автор турында белешмә бирде. «Өч Пошалым- өч игезәк», «Әниемнең туган көне» исемле җырларын тыңлатты. «Казан утлары» журналы битләрендә (№4, 2022) шигырьләре белән таныштык («Кеше кадере», «Язылмаган канун», «Без бар әле» ...). «Гәрәбә», «Язмышлар тәкыясы» китаплары аша шагыйрәнең күңелләрне айкап алырлык сагышлы, хатын-кыз күңеленең сихри назы тасвирланган шигырьләрен укыдык.