Карны ачып чыга умырзая
Акбаш авылы китапханәсендә,19 апрельдә, башлангыч мәктәп укучылары өчен, умырзалар көненә багышланган экологик танып белү сәгате үтте. Язның беренче чәчәкләренең фотосурәтләрен карап, аларның күптөрлелеген күрү кызыксынуны арттырып җибәрде. Умырзаялар турындагы риваять тә укучыларга ошады. Китапханәче тәкъдим иткән хикәя, шигырьләрне (Ә.Габиди, Ә.Бикчәнтәева, Р.Әүһади иҗаты, «Сабантуй» балалар журналы язмасы) дә яратып укыдылар балалар. Табигатькә карата игътибар, сакчыл караш тәрбияләү максатыннан чыгып сайланган мәгълүмат укучылар күңеленә үтеп керде.