Яхшылык эшлик һәрвакыт
28 гыйнварда Акбаш китапханәсендә Валентин Катаевның тууына 125 ел тулу уңаеннан, мәктәп укучылары белән китапханә дәресе үткәрдек.Язучының тормыш һәм иҗат юлы белән videouoki.net порталы тәкъдим иткән сюжетны карап, таныштык. Одесса шәһәре күренешләрен, портларны күрдек. Язучы иҗат иткән кыска шигырьләрне тыңладык, әкият, хикәяләренең исемнәрен белдек, повесть жанры белән дә таныштык. Балалар язучының “Цветик – семицветик” әкиятен кычкырып укыдылар, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, әиятнең төп темасын тәкъдим ителгән хәрефләрдән сүз төзеп белделәр.