Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

«Сабантуй» журналы җиңүгә илтә

Акбаш авылы китапханәсенең “Кызыклы уку”түгәрәгенә  йөрүче 4 сыйныф укучысы  Айгөл Нурсәетова  «Сабантуй» балалар  журналы игълан иткән “Милли сәяхәт” иҗади бәйгесендә җиңүче дип танылды.  Ул, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган , республикабызда яшәүче төрле милләт халыклары  тормышына кагылышлы биремнәрне җиренә җиткереп үтәп,  журнал редакциясенә хатлар юллады.  Бәйге нәтиҗәләре буенча, Мәскәү шәһәренә кадәр ике кешелек билет  Айгөл һәм аның җитәкчесе- китапханәче Гөлнар Рәшит кызын тагын бер сәяхәткә чакыра.