“Кызыклы уку”
8 сентябрь көнне Акбаш авылы китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары өчен “Кызыклы уку” түгәрәгенең беренче дәресе үтте. Балалар иң элек “Мин мәктәпкә ни дәрәҗәдә әзер” исемле интеллектуаль тест эшләделәр. Аннары әкиятләр буенча табышмакларга җавап таптылар, балалар өчен язылган китапларның үзенчәлекләрен санадылар. Укучыларга килеп җиткәнче китап үткән юлны барлап, аларның ничек кыйммәт булуына төшенделәр. Китапханә турындагы текст аша мәктәп укучыларында китап укуга уңай караш булдырырга тырыштык. Укучылар, берара китаплар табибы булып, берничә китапны дәваладылар.
Яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларга “китап укучы” медале тапшырдык. Ә өлкәнрәк балалар, тест нәтиҗәләре буенча, таныклык алдылар.