Яшьләр терроризмга каршы!
3 сентябрь- халыкара терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек күрсәтү көнендә, Акбаш авылы китапханәсендә яшь кызлар белән тематик әңгәмә уздырдык. Ул “Ялкын” журналының 8 санында чыккан “Яшүсмерләрдә стокгольм синдромы. Кем гаепле” мәкаләсен өйрәнүгә багышланды. Әңгәмә барышында 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган терракт вакыйгаларын, 2021 елның Казан шәһәрендәге мәктәптә булган атыш фаҗигасе корбаннарын искә алдык. Журнал битләрендә басылган мәкаләне укып “стокгольм синдромы” төшенчәсенең асылына төшенергә тырыштык. Мәкалә геройларының гамәлләренә бәя биреп карадык – китапханәгә килгән кызларыбыз булган вакыйгаларга тискәре карашларын белдерделәр. Һәр мәктәптә психолог ярдәме алу мөмкинлеген булдырырга кирәклеген әйттеләр.
Әңгәмә ахырында бер-беребезгә матур, бәхетле киләчәк, гаиләләрдә аңлашып яшәү булуын теләдек.