“Сабантуй” белән Милли сәяхәткә!
Акбаш авылы китапханәсенә йөрүче Айгөл Нурсаетова “Сабантуй” балалар журналы ел башында ук игълан иткән “Милли сәяхәт” бәйгесендә катнаша. Республикабыз территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең тормышы турында журналда чыккан язмаларны игътибар белән, кызыксынып өйрәнәбез, биремнәрне үтәп, редакциягә хат юллыйбыз. Август ае санында мордвалар турында күп мәгълүмат белдек. Татарстанда 19 мең чамасы мордва яши икән. Алар крахмаллы токмач ашы, манный ярмасынан белен пешереп ашарга яраталар икән.
Айгөл мордваларның нинди җан иясен олылаулары турында мәгълүмат эзләде. Журналның электрон версиясе белән дә таныштык. Мордвалар элек кешеләрне урман җәнлекләреннән килеп чыккан дип уйлаганар. Аюдан сәламәтлек сорап, махсус йола да уздыралар икән. “Аю тәпие” исемле милли ризыклары да бар. “Балтай” исемле милли бәйрәмнәре безнеңчә “аю көне” дип тәрҗемә ителә. Шулардан чыгып, Айгөл аю рәсеме ясап, редакциягә юлладык.