«Туган ягым гүзәл һәм киң»
28 августта Акбаш авыл китапханәчесесе мәдәният йорты коллективы белән берлектә авыл халкына Республика көне һәм Ютазы районы оешу 30 ел тулуга багышланган ял сәгате оештырдылар. Чарада күңелле җырлар яңгырады, матур эчтәлекле шигъри әсәрләр сөйләнде. Шаян сәхифәләрсез дә булмады. Ютазы мәдәният йорты хезмәткәрләре алып килгән музыкаль сәламнәрне халык яратып кабул итте. Тамашачыр да, программаны оештыручылар да китапханәче үткәргән викторинада катнаштылар. Һәр бишенче сорауга дөрес җавап биргән тамашачы бүләк иясе булды. Республикабыз тарихына багышланган китап исә авыл җирлеге сәркатибе Фәйрүзә Рифкат кызына булды.