Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Гомерем минем моңлы бер җыр иде…

Акбаш авылы китапханәчесе, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан, шундый   исем астында  шагыйрьнең шигырьләрен кычкырып укуны оештырды. Китапханәгә килүчеләр «Моабит дәфтәрләре» циклына кергән әсәрләргә өстенлек бирделәр. Сөйлләүләрне видеоязма  рәвешендә китапханәнең Instagram челтәрендәге битенә дә урнаштырдык. 2 чыгыш Яр Чаллы шәһәре яшьләр үзәге «Орион» оештырган «Җәлил кызыл ромашка» акциясенә юлланды. 
Китапханәдә атна дәвамында шагыйрь иҗатын яктырткан  күргәзмә эшләде.