Бүләккә – китап
Кәгазь китап һәрвакыт кадерле бүләк булып исәпләнде һәм бүгенге цифрлы технологияләр алга киткән заманда да кыйммәтен югалтмый. Китап бүләк итү – матур гадәт, шулай итеп без китапка яңа гомер бирәбез, аның яңа укучысын табабыз.
Акбаш авылы китапханәсе дә “Бүләккә-китап” акциясенә кушылды. 13 февральдә Вәлиәхмәтова Дания китапханәгә Нәбирә Гыйматдинованың повестьлар җыентыгын һәм Фатих Әмирханның “Әсәрләр” китабын бүләк итте.