Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Ватанга тугры солдатлар

15 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә китап укучылар Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында истәлекләрне яңартырга, кайтмыйча калган туганнарны, танышларны искә алырга җыелдылар.  Китапханәче кыскача фактик мәгълүматлар белән таныштырып үтте, локаль конфликт геройлары турында күбрәк мәгълүматка ия булу теләге барлыгын искәртте. Шуңа да килгән кешеләрдән Әфган сугышын үткән туганнары, танышлары, дуслары хакындагы мәгълүматларны вакытында теркәп куюның әһәмияте зур икәнен  белдерде. Бергәләп сугыш уты үткән авылдаш егетләребез  турында сөйләшеп алдык. Алдагы елларда тупланган материаллар  белән таныштык.