Гаджетлар куркынычсызмы?
9 февральдә Акбаш авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен «Гаджетлар куркынычсызмы?» темасына әңгәмә үтте. Гаджетларның идарә итү чарасы, тиз аралашу мөмкинлеге тудыруы, хезмәтне камилләштерү мөмкинлеге булуы турындагы фактларны читкә куеп, алардан килгән зыян күләмен бәяләп бетермәвебез турында мәгълүматларга басым ясадык тыңлаучылар белән. Менә никадәр зыяны барлыгын санадык бергәләп:
- кулланучыларда гаджетлардан бәйлелек барлыкка килә, шәхси очрашуларны виртуаль дөнья алмаштыра, логик фикерләү сәләте тупаслана, кешенең социальләшүе түбән дәрәҗәгә төшә, психологик сәламәтлек бозыла, яшүсмер һәм кечкенә балаларның моторикасы һәм реакция эшчәнлеге үзгәрешләр кичерә; умыртка баганасы кәкрәя, ми өслеге җылына башлый, күз куреме, хәтер начарлана…Галимнәр тәмәке тартудан килгән зыян белән гаджетлардан алынган тискәре нәтиҗәләрне тәңгәл куялар бүген.
Күбебез «нишләргә була?» дип сорап куйды. Фикер бер генә - һәр нәрсәнең нормасы бар — шуннан үтмәскә кирәк: куллану вакытын чикләргә, телефоннан аралашу вакытын 3 минуттан арттырмаска, гаджетнны муенга асмаска.