Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Сугыш барышында тамырдан борылыш

2нче февральдә Акбаш авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен Сталинград сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышланган  батырлык дәресе үтте. Китапханәче әлеге сугышның иң озак, иң масштаблы, иң канкойгыч, иң җимергеч сугыш булуын  ассызыклап, Совет Армиясе өчен иң зур җиңү алып килгән, ә Вермахт армиясе өчен тез астына суккан бәрелеш булуыннан башлады үзенең чыгышын.   Авылдашларыбыз Кәлимуллин Әхмадулла , Сөнәгатуллин Хәмидулла бабайларның Сталинград сугышында күрсәткән батырлыкларын   искә алып, Ютазы районы авылларында гомер иткән әлеге сугыш ветераннары белән дә таныштык.  Герой–шәһәрдә экскурсиядә булганнар Мамай курганында алган истәлекләре белән уртаклашты .