Иң-иң музейлар
Акбаш авылы китапханәсендә яңа 2020 елны 4 гыйнвар көнне балалар белән дөньяның гадәти булмаган музейлары белән танышудан башладык. Китапханәче балаларга «музей» сүзенең мәгънәсен аңлатты һәм күпләрнең «музейларда күңелсез» дигән фикерен бүген юкка чыгарырга сүз бирде. Яшь укучылар арасында төрле музейларны күргәннәре дә бар иде. Алар кызыклы хатирәләрен искә төшерделәр. Аннары бергәләп презентация буенча Нидерландтагы кеше тәне формасында ясалган музей буенча сәяхәт итүчеләрне күрдек. Кешеләр ашказанына да кереп карыйлар, йөрәк, кан тамырлары аша да үтәләр. Литваның Каунас шәһәрендә җеннәр музее барлыгын белдек, Кюриц шәһәрендә немецлар ялганнан торган музей төзегәннәр — андагы бер генә экспонат та чынбарлыкта юк икән. Тагын балалар кишер, банан, серле оекбашлар, көйгән ризык, бәдрәф, юынтык су юллары музейларын да күрделәр.