Акбашская сельская библиотека - филиал № 3

Китап патшалыгында

30 июльдә Акбаш авыл китапханәчесе,  балалар һәм аларның әниләре өчен, Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан, “Китап патшалыгында” исемле танып белү сәгате үткәрде. Тыңлаучыларга башта китапның барлыкка килү тарихын сөйләп, кулъязма китапларны язу 6-7 елга кадәр сузылуын әйтеп, борынгы чорда елга камышына, пальма яфракларына, балчык такталарга, бозау тиресеннән ясалган пергаментка язылган китаплар турында мәгълүмат бирде китапханәче. Күргәзмәгә куелган балалар өчен китапларның бизәлешенә, кәгазенең сыйфатына игътибар итеп, Татарстан китап нәшриятының бүгенге көне белән дә таныштык. Басмаханәнең баш мөхәррире Ленар Шәехнең “Безнең урманда“ китабыннан шигырьләр укыдык. Китапларны кулдан кулга йөртеп, балалар киләчәк хыяллары,  бүгенге белемнәре турында да әйтеп  алдылар.

Безнең бүгенге көндә торган иң олы бурычыбыз - шушы балаларны саф татар телендә иркен аралашырга өйрәтү икәнлеген чарага килгән әниләргә дә җиткрергә тырыштык.