Хуш килэсез кошлар
1 апрель Халыкара кошлар көне. Халыкара кошлар көненә багышлап Иске Уруссу авыл китапханэсендә "Хуш килэсез кошлар" дип исемләнгән тематик уен - дәрес уздырылды. Чарада 3 сыйныф укучылары катнашты. Алар "Сандугач" һәм "Сыерчык" төркемнәренә буленделәр. Чараның беренче өлешендә китапханәче Йосыпова Г.А. укучыларны кышлаучы һәм күчмә кошлар белән таныштырды. Аларның тукланулары, яшәү урыннары ягыннан бүленүләрен аңлатты. Икенче өлештә төркемнәр интерактив уенда катнаштылар. Уен барышында табышмакларга җаваплар эзлэделәр, кроссворд чиштеләр, югалган кошлар рәсемен пазлы итеп җыйдылар, тавышларыннан кошларны танып белделәр һәм кошлардан килгән телегаммаларны укыдылар. Һәр дөрес җавап очен төркемнәргә смайликлар бирелде.. Уенга нәтиҗә ясап смайликларны санаганнан соң, "Сыерчык" төркеме җиңүче булды. Чара күңелле һәм файдалы узды.