“Татар телен беләбезме?”
Халыкара Туган телләр көненә багышлап Иске Уруссу авыл китапханәсендә “Татар телен беләбезме?” исеме астында уен - дәрес уздырылды.Чарада 6-7 сыйныф укучылары катнашты.Укучылар ике төркемгә бүленеп,төрле конурслар да катнаштылар,биремнәрне үтәделәр. Сузләрне тәрҗимә иттеләр, ребус чиштеләр, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, төшеп калган хәрефләрне табып,табышмакларның җавпларын эзләделәр,саннар артына яшеренгән хәрефләрне билгеләп, татар халык мәкален укыдылар. Дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч узды. “Туган тел” җыры белән тәмамлау дәрескә ямь өстәде.