Кызыклы космос илендә
15 апрельдэ Кече-Урыссуы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Кызыклы космос илендә» дигән информация биру сәгате үткәрелде. Монда Ю.Гагариннын беренче тапкыр космоска очуына-60 ел тулуы турында әйтелде. Кызыклы космос, галактика, планеталар турында сөйләштек һәм белгәннәрне искә төшердек. Аннан викторина сорауларына, күк җисемнәре турындагы табышмакларга җаваплар бирелде.