Муса Җәлилне укыйбыз
Кече-Урыссуы авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Муса Җәлилне укыйбыз» исемендә шигырь кичәсе үткәрелде. Китапханә укучылары белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм сугышка кадәрге, сугыш вакытындагы һәм төрмәдә пленда вакытында иҗатын искә төшердек. Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдык, анын җырларына язылган җырларны тынладык. Аның шигырьләреннән күренә: туган ягын, гаиләсен, кызын яратуы, туган иленә тугры калуы. Шигырьләре яшь буынны тәрбияләүдә, патриотик тәрбия бирүдә бик зур роль уйный. «Җыр булып яши күнелдә» дигән күргәзмәгә кузәтү ясалды: Муса Җәлил иҗаты турындагы, Муса Җәлилнең китаплары һәм анын шигырьләренә ясалган рәсемнәр күрсәтелде.