Мало-Уруссинская сельская библиотека - филиал № 12

Халыклар бердәмлеге көне

Кече-Урыссуы авылы мәктәбенең 5-6 класслары белән "Халыклар бердәмлеге көне" дигән мәгълүмат бирү сәгате үткәрелде. Монда әз генә тарих битләренә тукталдык: бу бәйрәм ничек барлыкка килгән, илебездә нинди вакыйгалар булган бу көнне билгеләп үтү өчен, нинди геройларыбызга һәйкәл куелган кебек сорауларга җавап бирелде. Бу вакыйгаларга 402 ел үткән, ләкин бәйрәм итеп бары 2005 елдан Россиядә официаль рәвештә үткәрелә. Татарстанда күпме һәм нинди милләтләр яши дигән сорауга укучылар җавап бирде. Бердәмлек һәм дуслык турында мәкальләр әйтте. Бары бердәм һәм дус яшәгәндә генә көчле. нык булып калырга була дигән сүзлүр белән кичәне тәмамладык.