Р.Бәшәргә 70 яшь
Кече-Уруссуы авылы китапханәсендә Р.Бәшәргә 70 яшь тулу уңаеннан кичә уткәрелде. Кече класс укучыларының Р.Бәшәрне беләләр микән, аның шигырьләрен укыйлар микән дигән максат куелды. Кичә барышында аның биографиясе турында сөйләштек, аның гәҗит-журнал редакцияләрендә эшләве турында әйтеп үтелде. Китапханәдз язучының китапларыннан "Кояшлы яңгыр" дигән китап күргәзмәсе бар. Анда "Куаныч", "Кояшлы яңгыр", "Йолдызлы тай" һәм башка китаплары куелды. Шул китаплар арасыннан берничә шигырен дә укып киттек.