Мало-Уруссинская сельская библиотека - филиал № 12

Көзләрнең дә була үз яме

Кече-Урыссуы авылы мәдәният йорты, китапханә,авыл җирлеге берлектә өлкәннәр өчен "Көзләрнең дә була үз яме" дигән бәйрәм кичәсе оештырдык. Өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Һәм ветераннар советы рәисе бәйрәм белән котлады. Бәйрәм, концерт номерлары белән дәвам итте. Җырчылар гармун моңына җырладылар, татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады. Кичәбез өстәл табыны артында дәвам итте. Өлкәннәр яшь буыннан бердә калышмый, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.