Мало-Уруссинская сельская библиотека - филиал № 12

Россия флагы көне

Кече-Урыссуы авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре 22 август көнне "Россия флагы көне" мәгълүмати - танып-белү сәгате үткәрдек. Балалар белән флаг, аның төсләренең нәрсә аңлатканы турында, флагны кайчан күтәргәннәре турында сөйләштек. Ярышлар, олимпиадалар һәм башка чаралар вакытында безнең ил кешесе җиңгән очракта Россия гимны уйнатыла һәм тантаналы рәвештә флаг күтәрелә. Бу безнең өчен бик зур горурлык! Балаларда патриотизм хисе тәрбияләү, Россия флажокларын төсле кагәзьләрдән ясау белән дәвам иттек.