Мало-Уруссинская сельская библиотека - филиал № 12

Туган ягымдагы яраткан урыннар

Кече-Урыссуы авылы китапханәсе ТАССР га 100 ел тулу уңаеннан, китапханәдә "Туган ягымдагы яраткан урыннар" рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурска керешкәнче балалар белән Татарстан Республикасының һәм Ютазы районы символлары турында сөйләштек. Флаг, герб, орнамент, төсләрнең нәрсә аңлатканы турында аңлатма бирдек. Аннан соң балалар рәсем ясадылар, аларның күбесе табигатьне ясаган иде. Һәр бала үзенен ясаган рәсеме турында сөйләде һәм табигатьне чүпләрдән чистартып торырга, пожардан сакларга кирәклеген әйттеләр. Иң яхшы рәсемгә приз бирелде.