“Яшь алмаш”
“Яшь алмаш” рубрикасында сезнең игътибарыгызга Чыбыклы авылыннан Әфләтунов Илгизнең “Яраткан әкият геройларыбыз” конкурс – фестивале кысаларында язган әкиятен тәкъдим итәбез. Илгизгә 10 яшь, ул Чыбыклы мәктәбенең 3 сыйныфында белем ала.
Әкият «Кыю әтәч»
Безнең авыл табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Авылыбызның матурлыгы, урманнары, болыннары, аккан суы пешкән җиләкләре нәкъ менә Тукай әйткәнчә, әйтерсең лә ул безнең авыл турында язган. Ышанмасагыз – килегез, үз күзләрегез белән күрерсез.
Ләкин бүген сөйлисе сүзем ул турыда түгел. Сездә ничектер, ә менә бездә авылыбыз бик зур булмаса да көн аралаш төрле – төрле хәлләр булып тора. Бүген мин сезгә кызыклы вакыйгаларга бай булган бер йорт турында сөйлим. Бу йортның ишек алдында шау – гөр килеп казлар, үрдәкләр, тавыклар, бәбкәләр, чебиләр һәм ишек алдының бизәге – әтәч яши. Әтәч – ишек алдында иң матуры. Кызыл кикриге, төрле төстәге уракка охшаган койрыгы, озын тырнаклы җитез аяклары белән әтәч бик горурлана.
Ишек алды зур, барысына да урын җитә. Тик үзара дуслык кына юк. Ишек алдының иң уңай почмагына казлар хуҗа, чөнки казларның буе да биегрәк, муеннары да озынырак. Ата каз ысылдап, канатларын җәеп, муенын сузып килгәндә хәтта хуҗаларның иркә песие дә, читләтеп уза.
Әтәч үзенең тавыклары, чебиләре белән бакча коймасына якынрак йөриләр. Бу почмакны әтәч саклый. Ата казга көче җитми аның, ә менә үрдәкләргә еш кына һөҗүм итеп ала.
Үрдәкләрнең урыны урам капкасына якынрак почмакта. Аларның бит холыкы тыныч, усаллыкны белмиләр. Шуңа күрә казлардан, әтәчтән читкәрәк китәләр. Ишек алдында иң беренче булып әтәч уяна. Хуҗа ясап куйган киртәгә менә дә, башын күккә сузып, кикриген турайтып, канатларын җәеп, үзенең баһадир тавышы белән " кик-ри-күүүк!" дип хуҗаларны уята. Хуҗабикә зур – зур табаклар белән кош – кортларга ашарга алып чыга. Тамак туйдырганнан соң, казлар, үрдәкләр каңгылдашып, бакылдашып капка астыннан урамга чыгып китәләр. Ишек алдында хуҗа булып әтәч кала. Барлык почмакларны тикшереп чыга, урам ягына да чыгып керә. Тәмлерәк җим тапса “кик-ри-күк!” дип тавыкларны, чебиләрне үз янына чакыра. Ишек алдына очып төшкән чыпчыкларны, каргаларны куып җибәрә.
Әкиятнең дәвамын менә бу сылтама белән кереп карый аласыз :https://vk.com/wall-119295153_8666