Центральная библиотека

Әдәби-музыкаль кичә “ Җиңү кайтавазы мәңгелек”

Татар бүлеге хезмәткәрләре Галимова В.Ш. һәм Насыбуллина Э.Х. килгән кунакларны,  сугыш чоры җырлары белән таныштырдылар, әлеге җырларның әһәмияте хакында сөйләделәр. Халыкның күңел түреннән кайнап чыккан җырлар беркемне битараф калдыра алмый, килгән кунаклар да яңгыраган җырларга кушылып җырлап утырдылар.

         “Сөмбелә” клубы әгъзалары   Фәния Әгзамова, Рәзинә Шириязданова “Вәхшәт”, “Ышанма” шигырьләрен, Садыкова Халидә, Ахметзянова Җәүһәрия үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.